Мамалай авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балалар белән бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Иртәнге зарядка" дигән чара үткәрелде.
"Бигәнәй" волейбол командасы Саба муниципаль районының волейбол буенча ирләр командалары арасында 2021 ел сезонында Югары лига Чемпионатында 3 нче урынны алды.
"Сатыш" волейбол командасы Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында 2021 ел сезонында узган чемпионатында 2 нче урынны яулады.
"
12 апрельдә илебездә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның бу көнендә Кеше галәмгә оча. Апрель иртәсендә «Восток-1» корабында ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин космоска очты.
7 апрельдә бөтен дөньяда 2021 елда "Гаделрәк, сәламәтрәк дөнья төзибез" дигән девиз астында уза торган бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Сатыш балалар бакчасында балаларның сәламәтлеге турында кайгырту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Сатыш авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында чемпионат дәвам итә. Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.
26 март көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан» Нәүрүз бәйрәме " үткәрелде.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында чемпионат башланды. Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.
Сатыш авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Балалар һәм олылар арасында кызыклы уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар ботка, коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр.