ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

28 гыйнвар көнне Сатыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Блокадалы Ленинград "дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ел саен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан 25 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Холокост корбаннарын искә алу көне"темасына тематик әңгәмә үткәрелде

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2022 нче елда илебездә Пионерия оешканга 100 ел була. Шул унайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Пионерга 100 ел!” исеме астында мәдәни-музыкаль җыен үтте. Әлеге чарада укучылар “Пионер кем ул?”, “Ул нинди булырга тиеш?”, “Пионерияның символларын беләсеңме?” дигән сорауларга җавап таптылар. Шулай ук гәҗиттән пионер пилоткасы да ясарга өйрәнделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

13 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Яңа ел ишек шакый» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча, бишенче ел рәттән “Мәңге безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3 нче гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә  "Бөтен гаилә белән Яңа елга!» дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде. Залда балаларны бизәлгән чыршы  һәм Яңа ел музыкасы каршы алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегенең мәдәният йортында "Кыш бабайдан Сюрприз" дигән лотерея билетлары уйнатылды. Бәйрәм башында авыл җирлеге башлыгы Шәрифуллин Ф.Ф. барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Тамашачылар җылы теләкләрен җиткерделәр, күңел күтәренкелеге һәм Яңа Ел кәефе алдылар. Барысы да канәгать калды, һәркем үз бүләген алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге мәдәният йортларында Бал-маскарад үткәрелде . Яңа ел кичәсендә күңелле, кызыклы уеннар булды, авылдашлар һәм кунаклар бик теләп катнаштылар. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең төп хуҗалары- Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу булды. Бәйрәм күңелле дискотека белән дәвам итте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлеге "Кыш бабайлар" парадында "Бизәлгән җигүле атлар" номинациясендә 1 урын алды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл җирлегенә кергән барлык учрежденияләрдә Яңа елга әзерлек һәм бизәлеш эшләре тиешле дәрәҗәдә башкарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International