ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2022 ел
җомга

19 февральдә Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруга 33 ел тулуга багышланган волейбол буенча турнир узды. Сатыш авыл җирлегеннән Бигәнәй командасы катнашты. Бигәнәй командасы быел икенче урынны алды. Турнирның иң яхшы уенчысы-Гыйлаҗиев Илсаф (Бигәнәй). Тренер-Зәйнетдинов Айдар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Традиция буенча, февраль ае Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия ае буларак билгеләп үтелә. Шул нисбәттән укучылар, ике ротага бүленеп, ай дәвамында мәктәп күләмендә оештырылган төрле чараларда актив катнаштылар.  Айлыкка йомгак буларак, "Аҗаган" хәрби-патриотик уены үткәрелде. Ул Ватан сакчылары көненә дә багышланган иде. Укучылар “Беренче ярдәм күрсәтү”, “Мина эзләү” ярышларында, “Строй һәм җыр” смотрында катнаштылар. Уен байрак эзләү белән тәмамланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

12 февраль көнне Сатыш авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2022»  -  «Лыжня Татарстана 2022»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 февраль көнне Сатыш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Китап һәм китапханә кеше тормышында" дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында өлкән яшьтәгеләр арасында чаңгы ярышы узды. Тренерлары- Султанов Азат.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Азнакай шәһәрендә узган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Сатыш авыл егет Гарипов Язнур беренче урын яулады. Чын күңелдән котлыйбыз! Тренеры- Ермолаев Ильдар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.  Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Теләче районы Баландыш авылы җирлеге бюджет системасы хезмәткәрләре Сатыш авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

7 февраль көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү – хәзерге заман мәктәбенең иң мөһим мәсьәләләренең берсе. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары  авылдагы һәйкәл-обелиск территориясен кардан арындырдылар, сугышта һәлак булганнарны искә алырга килүчеләргә һәйкәлгә керергә юл ачтылар. Каһарманнар, алар турында хәтер җуелмаганда,безнең күңелләрдә һәрвакыт исән булырлар. Арабыздан вакытсыз киткән батырларыбызны Җиңү бәйрәмендә генә түгел, елның теләсә кайсы вакытында һәрдаим искә алсак иде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International