18 апрель көнне Салыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзаларының "Гаиләдә әхлакый тәрбия" темасына чираттагы утырышы узды.
15 нче апрель көнне "Сугыш хатын-кыз өчен түгел"проекты кысаларында Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тыл ветераны Галявиева Рәисә апаның өендә булдылар.Бөтен авырлык хатын-кызлар,картлар,яшүсмерләр җилкәсенә төшә,алар сугышка киткән әтиләрен,абыйларын,ирләрен алыштыралар.
Сатыш авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Чемпионат. Сатыш авыл җирлегеннән 3 команда катнаша: Сатыш-1, Сатыш-2 һәм Бигәнәй.
Сатыш авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Идел буе халыклары уеннары - "Кәрҗин белән уеннар" үткәрелде. Уеннар-бу халык тормышының төрле якларының асылы, чагылышы. 2022 ел Россиядә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шул уңайдан балаларны халык уеннары белән таныштырдылар. Катнашучылар белән бергә рус һәм татар халык уеннары, табигатьтә уеннар, хәрәкәтчән уеннар, мәкальләр һәм әйтемнәр төзеделәр, тиз әйтемнәр әйтергә өйрәнделәр.
Ел саен 1 апрельдә Халыкара кошлар көне-интернациональ экологик бәйрәм үткәрелә.
2 апрель көнне Казанче Бигәнәй авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә "Ромашка" балалар бакчасы нәниләре өчен "Андерсен әкиятләре дөньясында " дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде . Балалар Г. Х. Андерсен әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадылар, әкиятченең биографиясе белән таныштылар һәм язучының әкиятләре турында белемнәрен киңәйттеләр.
2022 нче елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел була. Шул уңайдан Авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы Сатыш авылы мәдрәсә музеена Габдрахманов Фәнил Исхак улы ярдәме белән алынган намазлыкларны тапшырды.
Сатыш авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Балалар һәм олылар арасында кызыклы уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар плов, коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр
Сатыш авылы музей- мәдрәсәсендә "Куллар беркайчан да ялны белми" дигән темага бәйләү буенча мастер-класс узды. Үз-үзең өчен бәйләү-аеруча рәхәт.