ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Россиянең бөек символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балаларга Россия Дәүләтенең символы буларак флагның барлыкка килү һәм раслануы тарихы сөйләнде. Алар һәр илдә өч символлар: герб, флаг, гимн кушылмасы барлыгын белделәр. Чара дәүләт символлары турында шигырьләр уку белән тәмамланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
август, 2022 ел
дүшәмбе

13 август көнне Сатыш авылында ир-атлар командалары арасында "2022 елгы Сатыш авыл җирлеге Кубогына" мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 6 команда катнашты.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Сатыш-1;
2 урын-Тимершык;
3 урын-Икшермә;
4 урын-Сатыш яшьләре
5-6 урын-Сатыш-2;
5-6 урын-Мамалай.
Турнирны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Сатыш авылы яшьләренә һәм спонсорларга рәхмәтебезне белдерәбез. Уеннар 6 нчы ел рәттән үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13 август көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында Кичке уен оештырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13 август көнне Сатыш авылында балалар арасында "2022 елгы Сатыш авыл җирлеге Кубогына" мини-футбол буенча турнир булып узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Сатыш батырлары;
2 урын-Сатыш егетләре;
3 урын-Сатыш яшьләре.
Турнирның һәр катнашучысына медаль һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Турнирны оештырган өчен Сатыш авылы яшьләренә һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

В Сатышевском сельском поселении в связи с подготовкой к весеннему половодью были открыты проточные трубы, выкопаны канавы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында яшьләр көче белән яңа мини-футбол мәйданчыгы ясалды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
август, 2022 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлеге физкультурачылар көненә багышланган спорт уеннарында актив катнашты

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 август көнне Сатыш авылында хатын-кызлар командалары арасында Динә Галләмова истәлегенә багышланган волейбол турниры булып узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә «Ромашка» балалар бакчасы балалары белән «Мыеклы песикәй» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
август, 2022 ел
сишәмбе

30 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан 8 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе-Кукмара районыннан, Зур Сәрдек  командасы;
2 урын-Саба;
3 урын-Бигәнәй;
4 урын-Сатыш-2;
5-8 урын-Сатыш-1;
5-8 урын-Тимершык.

5-6 урын-Симет;
5-6 урын-Теләче.
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International