Сатыш авыл җирлеге торак пунктлары территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау эшләре алып барыла. Эшләр «Рамазан» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан гражданнарның үзара салымы хисабына башкарыла. "Рамазан" ҖЧҖ хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
30 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә балалар белән «Чәчәк ат, Татарстаным» дигән тематик сәгать үткәрелде.
Сатыш авыл җирлеге «Чәчәкле Саба-2024» конкурсында район авыл җирлекләре арасында 1 урынны алды. Конкурсны оештыручылар территорияләрне яшелләндерүнең югары дәрәҗәдә булуын, иҗтимагый киңлекләрнең каралган булуын һәм халыкның торак пунктларны төзекләндерүгә креатив якын килүен билгеләп үттеләр.
27 август көнне Сатыш авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районы һәм Сатыш авыл җирлеге белән бәйле видеороликлар каралды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: 2020-2025 еллар аралыгында җирлектә башкарлылган эшләр; Киләсе биш еллыкта хәл ителәсе мәсьәләләр һәм халыкның тәкъдимнәре, сораулары. Җирлек башлыгы Шфигуллин Ф.Ф.. соңгы биш елда башкарылган эшләргә анализ ясады. Район башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. халыкка башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм 14 нче сентябьдә буласы сайлауларда актив катнашашырга чакырды.
Сатыш авылында ир-атлар командалары арасында "Сатыш авыл җирлеге Кубогы"на мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 5 команда катнашты.
Ир-атлар арасында:
1 урын- Юлбат авылы командасы;
2 урын- Сатыш-1 авылы командасы;
3 урын- Сатыш-2 авылы командасы;
4 урын- Икшермә авылы командасы;
5 урын- Сатыш- мәктәп командасы яулады.
Турнирны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Сатыш авылы яшьләренә, ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе- Шаймарданов Раиль Рафиковичка, Билалов Адель Альбертовичка, Габдракипов Рамильгә, Шаймарданов Рамиль Рафиковичка, Галлямов Флорид Фаритовичка рәхмәтебезне белдерәбез.
Казанчы- Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә үз укучылары өчен «Россиянең бөек символлары» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучы балалар флагның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәрге тарихы белән таныштылар. Алып баручылар "триколор" ның һәр төсенең әһәмияте турында сөйләделәр. Аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, дәүләт символлары турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, Ватан турында шигырьләр укыдылар.
23 нче август көнне Сатыш авыл җирлеге балалар командалары арасында "Сатыш авыл җирлеге Кубогы"на мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда җирлектән 3 команда катнашты.
Укучылар арасында җиңүчеләр:
1 урын- Сатыш яшьләре;
2 урын- Яшьлек;
3 урын- Реал-Сатыш.
Турнирны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Сатыш авылы яшьләренә, ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе- Шаймарданов Раиль Рафиковичка, Билалов Адель Альбертовичка, Габдракипов Рамильгә, Шаймарданов Рамиль Рафиковичка, Галлямов Флорид Фаритовичка рәхмәтебезне белдерәбез.
20 августта Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән "Туган ягым" экологик сәгате үткәрделәр.
Сатыш авылында квалификацияле белгечләр өчен махсуслаштырылган арендалы торак төзү проекты социаль әһәмияткә ия проектларга дәүләт ярдәме программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге проект авыл янында урнашкан предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә уңайлы яшәү шартлары тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм төбәкнең ерак районнарына кадрлар җәлеп итүгә ярдәм итә.
Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Без хәтерлибез, без горурланабыз» дигән патриотик сәгать үткәрелде.