Татарстан Конституция көне уңаеннан Мамалай авыл клубында яшьләр белән интерактив уен үтте.
Сатыш авыл җирлеге командасы тулы составта "Саба таңнары" газетасы призына ир-атлар арасында көрәштә катнашты.
Урыннар:
1 УРЫН- Билалов Артур (65 кгга кадәр);
1 УРЫН- Зарипов Адель (75 кгга кадәр);
1 УРЫН- Гарипов Язнур (80 кгга кадәр);
2 УРЫН- Гәрәев Салават (85 кгга кадәр).
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә 2022-2023нче уку елында 5 төрле түгәрәк эшләп килә.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Халкымның күңел бизәкләре" дигән фольклор бәйрәме үткәрелде.
Мамалай авыл клубында "Бердәмлектә көч" дигән гадәти булмаган викторина узды.
Сатыш авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән авыл китапханәсенә экскурсия оештырылды.
22 октябрьдә Мамалай авыл клубында һәм Казанчы Бигәнәй авыл китапханәчесе белән берлектә «Журналлар дөньясы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янын җыештырдылар.
Сатыш авыл җирлегендә тузган йортларны сүтү буенча эш алып барыла.
Саба районының Аккүл-Бигәнәй авылында спорт мәйданчыгы төзү буенча эш алып барыла. "УПТК" ҖЧҖ хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.