4 гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында балалар өчен «Яңа ел шау-шуы» дип исемләнгән 2023 елгы Яңа ел лотереясы уздырылды. Барлыгы 60 билет сатылды. Мөдир балалар өчен төрле уеннар, табышмаклар әзерләде. Балалар табышмакларга җавап биреп, уеннарда актив катнаштылар. Чара ахырында балалар татлы приз алдылар.
3 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Яңа елны күңелле каршылыйбыз!" исемле балалар өчен яңа ел бәйрәме уздырылды.
Яңа ел-иң көтеп алынган искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәп, уникаль, сөйкемле дип атыйлар. Без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең үтәлүен көтәбез.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр уеннар уйнап кына түгел, хезмәт тә яратып үсәләр. Алар, кыш айлары башлану белән, көрәкләр алып, агач төпләренә кар өяләр, тротуарны кардан чистарталар, уен мәйданчыгында юллар ясыйлар. Эшләп кергәч, табында аш та, ипи дә тәмле була, беләкләренә көч-куәт керә, йокы да тәмле була.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында 24 декабрь көнне "Хуш киләсең, Яңа ел!"дигән яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Саба районы Сатыш авыл җирлегенең «Бердәм Россия» партиясенең «Сатыш» бүлеге секретаре Фаил Шәфигуллин «Ел лидеры – 2022» республика конкурсында җиңүче булды.
Аккүл-Бигәнәй торак пунктында федераль программа буенча 4G кәрәзле элемтә урнаштырылды.
«Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Болыт сервисларының тормыш өчен әһәмияте» темасына дәрес үтте.
Сатыш авыл җирлеге территориясендә көчле кар яуганнан соң урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны чистарту вакытында башкарыла. ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе, АО "Татавтодор", ИП Зарипов М.В. тракторчыларының тырышлыгы нәтиҗәсендә барлык урамнар һәм тротуарлар чистартылды.