ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында  "Юл йөрү  кагыйдәләре иленә сәяхәт" дигән ачык шөгыль узды. Шөгыльнең максаты :балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру, юл билгеләре, аларның кайда һәм ни өчен куелуын,  шөгыльдә өйрәнгән белемнәрне юлда йөргәндә дөрес кулланырга кирәклеген төшендерү. Саба районы буенча юл хәрәкәте иминлеге пропаганда бүлеге җитәкчесе Г. Гаффарова балаларга китаплар, уеннар, юл инспекторы жилеты бүләк итте. Юлларда барыбыз да  исән-имин йөрик!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында ХАТЫН-КЫЗЛАР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы узды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты.

Хатын-кызлар арасында:

1 урын-Бигәнәй;

2 урын- Икшермә;

3 урын- Сатыш;

4 урын- Сатыш мәктәбе

5 урын- Шытсу командасы алды.

Ярышны үткәрергә мөмкинлек тудырган спонсорларга рәхмәт.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылында өлкән яшьтәгеләр арасында чаңгы ярышы узды. Тренерлары- Султанов Азат.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10 нче февраль көнне, районның барлык авыл җирлекләрендәге шикелле, Сатыш авыл җирлегендә дә “Россия чаңгы юлы 2023” – “Татарстан чаңгы юлы 2023” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта  мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният йорты һәм авыл клубы хезмәткәрләре актив  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында ООО "Саба" Сатыш авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2023 ел
шимбә

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Саулык - зур байлык, спорт - сәламәтлек чыганагы" атналыгы уздырылды. Балаларга сәламәтлекне саклауның әһәмиятен аңлату, чыныгу чаралары белән таныштыру максатыннан, балалар саф һавада чаңгыда шудылар. Чаңгыда шуу балаларга бик ошады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мамалай авылы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча семинар узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсендә "Ак калфак"клубы әгъзаларының чираттагы утырышы узды. Сабирова Гүзәл мөселман яулыклары бәйләү буенча мастер-класс үткәрде. Ул яулыкны энәләрсез бәйләү ысуллары белән таныштырды, һәр хатын-кыз үзләштерә алган серләрне ачты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27 нче гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 нче елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә ел саен әлеге истәлекле датага багышланган чаралар уза. Бу ел да искәрмә булмады. Укучылар «Блокада икмәге» акциясендә актив катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсендә "Ш. Перро әкиятләре буенча" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чарага китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда танылган француз әкиятчесе китаплары тәкъдим ителде. Укучылар язучының әкият геройлары белән бергә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International