Ватан Геройлары көне Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Россия Федерациясенең истәлекле датасы. Ил хәзерге геройларны хөрмәтли һәм үткән геройларны искә ала. Бу көнне бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм балалар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган Батырлык сәгатьләре үтте. Әлеге чара укучыларга чын каһарманнарның батырлыклары, фидакарьлекләре турында белү өчен яхшы мөмкинлек булды.
Сатыш авыл җирлегенең «Бигәнәй» волейбол командасы Саба муниципаль районы ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышта һәм 2023/2024 елгы Теләче муниципаль районы ир-атлар командалары арасында «Теләче волейбол лигасы» чемпионатында катнаша.
Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Сатыш авылындагы һәйкәл-обелискка бардылар. Укучылар һәйкәлнең тирә-ягын кардан чистарттылар.
"Сатыш" командасы Саба районы мини-футбол чемпионатында актив катнаша.
28 нче ноябрь көнне Сатыш авыл җирлегендә республикакүләм "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабы булып үтте. Бәйгедә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе, Түбән Шытсу төп мәктәбе, Олы Арташ төп мәктәбе, Икшермә кадет интернат-мәктәбенең әти-әниләр комитетлары көч сынашты. 2нче турда исә иҗади гаиләләр үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең әти-әниләр комитеты "Иң иҗади сыйныф" номинациясендә җиңү яулады.
26 ноябрьдә Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты үтте.
Сатыш авыл китапханәсендә Ш.Галиевның "Күңелле шигырьләр остасы" дигән шигырьләрен уку бәйгесе булды. Балалар аның иҗаты һәм биографиясе белән җентекләбрәк таныштылар. Аның кызыклы шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә Әниләр көне уңаеннан мастер-класс үтте. Мастер-класста катнашучылар эстетик зәвыкны, фантазияне үстерә-үстерә оригиналь әйберләр ясарга өйрәнделәр. Мастер-класс иҗат һәм илһам атмосферасында узды.
Сатыш мәдәният йортында балалар өчен гармун уйнау түгәрәге оештырылды.