25 апрелендә Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә" «Цифрлы гигиена» дип исемләгән чара узды. Чарада катнашучылар цифрлы һәм финанс куркынычсызлыгы тематикасын ачыклый торган видеоролик карадылар. Әлеге чаралар үзләрен, якыннарын һәм җәмгыятьне төрле куркынычлардан саклый алырлык аңлы буын тәрбияләү өчен мөһим.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. белән очрашу булып узды. Җирлек башлыгы авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан нинди программалар гамәлгә ашырылуы, халыкка тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, кунакны “Беренчеләр Хәрәкәте” эшчәнлеге белән дә якыннанрак таныштырдылар, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 2 нче урынны яулады. Сатыш командасы Өмет кубыгында 3 урын алды. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. һәм Сатыш урта мәктәбенең активистлары Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
19 апрель-совет халкының геноцидын искә алу көне. Бу фаҗигале дата алдыннан Ш.З. Зиннурова исемендәге Сатыш урта мәктәбендә укучылар белән "Йөрәктә хәтер" дип исемләнгән чара үтте. «Йөрәктә хәтер» - үткәнгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә тарих онытылмаска, Бөек батырлыкка кагылырга, аның әһәмиятен аңларга һәм геройлар турындагы истәлекне үз йөрәгеңдә сакларга тиеш дигән мөһим искәртмә дә ул.
14 апрель көнне Сатыш авылында "Беренчеләр хәрәкәте"нең Явлаштау беренчел бүлеге активистлары белән очрашу булды. Очрашу барышында активистлар Сатыш авылында һәлак булган сугышчыларга куелган обелискны чистарттылар, яр буена агачлар утырттылар. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф. Ф. Шәфигуллин балаларга җылы теләкләрен җиткерде.
Бүгенге көндә Сатыш авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Төп игътибар җәмәгать территорияләрен чүп-чардан чистартуга, буяуга бирелә, бу исә торак пунктларның тышкы кыяфәтен яхшыртуга һәм тәртип саклауга ярдәм итә. Бу чаралар халык өчен уңайлы һәм имин мохит тудыру өчен мөһим.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатты дәвам итә. Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй. Чемпионат ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасы Саба районы авыл җирлекләренең иң яхшы волейбол коллективларын берләштерә.
"Зур сәяхәте" проекты кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбе укучылары Саратов өлкәсенә турында өйрәнделәр. Алар өлкәнең мәдәнияте һәм традицияләре, Саратовның Күңелле гармун серләре турында белделәр, истәлекле урыннар белән таныштылар. Иҗат остаханәсе барышында Саратовтан күңелле гармун ясадылар.