ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

 "МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Чәбки-Саба авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл җирлеге юлы буенда агач кисү эшләре бара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү башланды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында өлкәннәр көненә багышланган "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" дигән бик матур кичә узды. Бу чара балаларның  җыр - биюләре, уеннары, шигырь сөйләүләре белән үрелеп барды. Дәү әниләр, дәү әтиләр, бакчада эшләп чыккан лаеклы ялдагы тәрбияче апалары да үзләренең изге теләкләрен юллап,  балаларга, бакча хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Саба-Арена спорт мәктәбе»ндә өстәл теннисы буенча атналык лигада:

1 урын-Мансуров Салават (Сатыш);

2 урын-Ахәдиев Рамазан (Шәмәрдән);

3 урын - Хаҗиев Ранил (Сатыш);

3 урын-Востриков Руслан (Сатыш) алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бигәнәй мәдәният йорты  хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, ветеран-укытучылар  йортына барып,    аларга чәчәкләр , яхшы кәеф һәм җылылык бүләк иттеләр.Шулай ук китапханәче  журналлар алып килде. Акциядә катнашучылар шулай ук арабыздан киткән укытучыларны да искә алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

1 нче октябрьдән Сатыш авыл җирлегендә бюджет, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләп ялга киткән өлкәннәрне котлаулар булып узды.  Бәйрәмнәр барлык мәдәният йортында чәй  өстәле артында концерт номерлары белән  бергә алып барылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

20 сентябрьдә Сатыш авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2024» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21 нче сентябрь көнне Бигеней мәдәният йортында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча “Терроризмга юк дип әйтик” дигән тематик сәгать үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

18 сентябрь көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Халык кәсепләре осталарында кунакта” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International