ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2025 ел
җомга

1 нче октябрьдән Сатыш авыл җирлегендә бюджет, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләп ялга киткән өлкәннәрне котлаулар булып узды.  Бәйрәмнәр барлык мәдәният йортында чәй  өстәле артында концерт номерлары белән  бергә алып барылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкның террорчылык һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә түземсезлек атмосферасы тудыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында 2025 елның сентябрендә Ш. З. Зиннуров исемендәге Сатыш исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә экстремизмга каршы айлык узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

26 сентябрьдә Сатыш авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2025» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 сентябрь көнне Казанчы  Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  «Көзге муллык» исеме астында  «Ак калфак» клубы әгъзалары белән утырыш үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлеге торак пунктлары территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юллары ремонтланды. Эшләрне гражданнарның үзара салымы хисабына «Рамазан» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды. "Рамазан"ҖЧҖ хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бигәнәй мәдәният йорты территориясендә  китапханә белән берлектә тынычлык көненә багышланган «һәрвакыт тынычлык булсын! " дигән асфальтта  рәсем конкурсы үткәрелде". 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәсендә Ожегов Сергей Ивановичка багышланган мәгълүмати чара үтте. Әлеге чара дәвамында аның төп эшчәнлеге һәм рус теле үсешенә керткән өлеше турында сөйләшү булды. Китапханәче аның тормыш юлы турында бәян итте. Чарада катнашучылар Ожегов Сергей Ивановичка һәм аның эшчәнлегенә бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Казанчы- Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Көз — мавыктыргыч вакыт»дип исемләнгән танып-белү сәгате әзерләде. Китапханәче балаларга көзге айлар, елның бу чорына хас билгеләр турында сөйләде. Ул шулай ук аларны көзнең матурлыгын һәм серлелеген чагылдырган мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр һәм табышмаклар белән таныштырды. Китапханәче көзнең төрлечә булуын искәртте: «Алтын» көз — якты һәм мул уңыш бирә, «соң» көз — салкын яңгыр, зәңгәр күк йөзе, коела торган яфраклар һәм иртәнге салкынлык белән.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2025 ел
шимбә

19 сентябрь көнне Сатыш мәдәният йортында бишенче чакырылыш депутатларның беренче утырышы булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ш.З. Зиннуров исемендәге  Сатыш урта мәктәбендә "Экстремизмга - юк!" профилактика айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре укучылар белән «Терроризм – хәзерге дөньяның глобаль проблемасы» темасына әңгәмәләр үтә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International