Безнең як табигате үзенең гүзәллеге һәм гаҗәеп матурлыгы белән таң калдыра. Бездэ: зур катнаш урманнар, матур куллэр, таулар бар. Тагын безнең төбәктә елгалар һәм чишмәләр бар. Чишмәләр-ул туган җирнең сихәте.
Безнең приют балалары чишмәгә экскурсиягэ бардылар.
Кичә безнең "Тургай" приютында балалар табибы - стоматолог-ортодонт Биктимеров Р.Р. белән кызыклы очрашу булып узды. Рәис Рәсим улы балаларга тешләрне ничек карарга, кече яшьтән нәрсәгә аерым игътибар итәргә кирәклеген күрсәтте. Очрашу бик кызыклы булды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм файдалы киңәшләр алдылар.
Балалар иҗаты-баланың мөстәкыйль эшчәнлеге формаларының берсе, аның барышында ул әйләнә-тирә дөньяны күрсәтүнең гадәти һәм таныш ысулларыннан чигенә, экспериментлый һәм үзе һәм башкалар өчен яңалык тудыра. "Интерьер штучкалары" түгәрәгендә балалар үзләрен үз эшләнмәләре аша күрсәтергә тырышалар. Кул эшләнмәләренең исемнәре бер үк, әмма һәр баланың нәтиҗәсе төрлечә килеп чыга.
"Танып белу конендэ " приютта тәрбияләнүчеләр үзләре өчен божэклэр турында күп кызыклы мэглумэтлэр ачтылар. Аларның нинди личинкалары, ничек ашыйлар, ничек үсәләр һәм кайда кышлыйлар. Бу белемнәр балаларны тере табигатькэ карата саграк карарга этәрәчәк.
23 июль көнне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр Югары Шытсу авылы балалары көче белән оештырылган "Иң шәп бәйрәм - балачак" концертында булдылар.
Концерт атмосферасы искиткеч булды. Балаларга концерт бик ошады.