ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

«Тургай»  приютында  «Тәмле ризыклар» түгәрәгендә балалар бик яратып шөгыльләнәләр.Түгәрәкне тәрбияче Гильфанова Миләүшә җитәкли. Алар түгәрәктә төрле тәмле-тәмле ризыклар пешерергә өйрәнәләр.

 

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Яз белән бергә безгә матур  бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март-язның иң гүзәл, иң назлы бәйрәме! Музыка җитәкчесе Гордеева  Галина һәм тәрбия эшләре планы нигезендә, тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, 2022 елның 6 мартында "Тургай" приютында 8 Март бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң яраткан һәм мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе-әвәләп ясау.  Бу сәнгать иҗатының иң үзенчәлекле төре. Бала үзе ясаган әйберне күрә дә, тотып та карый, кулга алып кирәк булган саен үзгәртә дә ала.

Бүгенге дәреснең темасы: "уенчыклар өчен чәй сервизы".

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Ватанны саклаучылар - ул безнең егетләр, илебезне якларга әзер булып үсәчәк солдатлар.

Киләчәктә аларның һәркайсына армиябезнең нинди булуы бәйле.

Бүген без уен - викторина уздырдык, ә ул берничә турдан торды.

Уен барышында без балаларыбызның нинди җитез һәм кыю булуларын күрдек.

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

"Тургай волонтеры" программасын тормышка ашыру кысаларында, "карлы юллар"акциясе узды.

Балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Радионова Нина янына бардылар. Балалар ишегалдын кардан чистартырга булышты һәм хуҗалык корылмаларына юл ачты.

Барысы да канәгать калды.

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Әвәләп ясауны балалар бик ярата. Эшләнмәләрне пластилиннан, полимер балчыктан, тозлы камырдан, гипстан башкарырга була. Без бүген балалар белән тозлы камырдан, таяктагы әтәч пешердек.  Камыр — төрле фигуралар һәм композицияләр ясау өчен искиткеч пластик материал: нәфис, йомшак. Һәм менә нинди матур әтәчләр килеп чыкты!!!

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү-бөтен җәмгыять проблемасы, балалар учреждениеләренең өстенлекле бурычларыннан берсе. Аны уртак көч белән генә хәл итеп була. Шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары белән очрашулар һәрвакыт актуаль һәм мөһим.

Бүген, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Саба районы буенча бүлегенең профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы Мәҗитов Фаил Зөфәр улы һәм Икшермә авыл җирлеге полиция участок инспекторы Сәхәбиев Алмаз Альберт улы белән очрашу үткәрелде.

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Оста куллар» түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Барлык балалар да чәчәкләр ярата. Ә тагын да күбрәк алар аларны үзләре булдырырга яраталар. Приютта тәрбияләнүчеләр белән "Оста куллар" түгәрәгендә без изолоннан "лилия" чәчәкләрен әзерләп бетердек. Чәчәкләр бик матур килеп чыкты.

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Кышкы каникуллар вакытында балалар «Саба» бассейнында булдылар. Мондый сәфәрләр элек тә булды, шуңа да карамастан, балалар аларны түземсезлек белән көтә. Балалар өчен бассейнга бару һәрвакыт зур шатлык. Безне бассейн хезмәткәрләре каршы алды, инструктаж үткәрделәр, киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре күрсәттеләр, балаларның иминлеген күзәттеләр. Рәхмәт аларга!

Балалар яхшы ял иттеләр, су коендылар.

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

3
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Һәр Яңа ел безнең приютка үзенең сихри яңалыгы белән килә. Быел да приют ишеген ачып керүгә сихер дөньясы үзенә җәлеп итте. Һәр кешене матур итеп бизәлгән чыршы каршы ала, чыршыдан утлар бөтен коридорга таралып җемелдәшәләр. Балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән ясалган уенчыклар күз явын алып, сихри дөньяга өнди. Балалар төрледән-төрле карнавал костюмнарына киенеп чынбарлыкны әкияткә әверелдерәләр.

Бөтен хезмәткәрләр тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм тамашасы балаларны сөендерде. Кыш бабай белән кар кызы алып килгән бүләкләр аларны дөньяда күңелле мизгелләрнең күбрәк булуына ышандырды.

 

 

Тэги: осз
saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International