2025 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Л.В. Хәбибуллина Саба муниципаль районына сәфәр кылды.
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2024 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының (алга таба – КУЭ субъектлары) сатып алуларда катнашуы өчен уңайлы шартлар тәэмин итү максатларында түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Сервис заказчылар өчен дә, тәэмин итүчеләр өчен дә сатып алу процедураларын гадиләштерү максатыннан Республика маркетинг үзәге тарафыннан булдырылган.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.06.2024 ел, №883 карары нигезендә 2025 елның 1 мартыннан мәҗбүри маркировкаланырга тиешле җиңел сәнәгать товарлары исемлеге киңәйтелгән.
2025 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районына бару планлаштырыла.
14 февральдә «Мелиорация» Саба ПМКсы ҖЧҖ, «Лен» ҖЧҖ хезмәт коллективларының икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Баһманов Марат Мансур улы катнашында 2024 ел йомгаклары һәм 2025-2027 елларга планлы чорга бурычлар буенча җыелышы булды.
"Восточный" автовокзалыннан Казан шәһәренең Аграр урамы, 8нче йорт адресы буенча "Казан - Байлар Сабасы"төбәкара маршруты буенча автобуслар китәчәк.
Февральдә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының эре һәм урта предприятиеләрендә хезмәт коллективларының 2024 ел йомгаклары һәм 2025-2027 елларның план чорына бурычлары буенча җыелышлары үткәрелде.
2025 елның 27 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2024 елда барлыгы 4646 тонналык 1021баш мал сатып алынган. Шуннан 2271,7 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме 802 млн. сум тәшкил итткән.