ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. 14 октябрь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  социаль педагогы балигъ булмаган балалар белән «Минем әти иң яхшысы» дигән темага чара һәм әтигә бүләк ясау буенча мастер-класс уздырды. Әлеге чараның максаты- әти кешегә карата хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү.


saby.tatarstan.ru

14
октябрь, 2022 ел
җомга

Шигърият ул- йөрәк серен чишү, хисләр ташкыны, фикерләр өермәсе, серле дөнья. Шигырьләрдә шагыйрьләр матур киләчәк турында хыяллана һәм  үткәннәрне искә төшерә.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

 Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Н.А. Исмаилова  “Социаль туризм” технологиясе нигезендә өлкәннәргә Лесхоз  авылына экскурсия оештырды.


saby.tatarstan.ru

7
октябрь, 2022 ел
җомга

Ел саен 5нче октябрьдә йөздән артык дәүләт Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтә.

Бу барлык укытучыларның һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - барлык дәрәҗәләрдә сыйфатлы белем бирү процессында укытучыларның роле һәм казанышлары билгеләп үтелә торган көн, шулай ук аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 03.10.2022 көнне  Шәмәрдән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде.


saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә 2022 елның 30 сентябрендә Саба районы социаль өлкә оешмалары ветеран-җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл оештырдылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәле узды. Кунаклар оештырылган очрашудан бик канәгать калдылар.


saby.tatarstan.ru
30 сентябрьдә булачак Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар йөзеннән, балалар йорты хезмәткәрләре өлкәннәрне өйләренә барып матур һәм якты бәйрәм - игелекле һәм ихтирам көне белән котладылар.
Тэги: ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе
27 июльдә “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесендә өлкәннәр көне уңаеннан комеш волонтерлар белән очрашу узды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2022 ел
җомга
2022 нче елның 23 нче сентябрендә “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты “нда тәрбияче Исмәгыйлова Э. Х. инициативасы белән “Көн белән төн тигезләшү” дигән күңел ачу чарасы үткәрелде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә. 


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International