Агымдагы елның 24 гыйнварында «Игенче» ҖЧҖендә , 2024 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Нигъмәтҗанова Гөлназ Равил кызы, « Игенче »ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итүче оешмалар җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданындагы , өр яңадан булдырылган хоккей мәйданчыгында хоккей буенча көндәлек узган тренировкалар белән беррәттән ярышлар да уза.
“Игенче” хезмәткәрләреннән тупланган “Игенче”командасы һәм Икшермә авылы җыелма командасы очрашты. Иптәшләрчә узган очрашуда ике команда да җанлы, азартлы һәм мавыктыргыч уен күрсәтте. «Игенче» командасы хоккейчылары 4 алка өстенлек белән җиңүгә ирештеләр.
Быел Иләбәр авылы янындагы Сабантуй үтә торган мәйданда аеруча җанлылык, чөнки чаңгы , тау шуу белән беррәттән хоккей уйнау һәм тимераякта шуу өчен шугалак- боз мәйданчыгы ясалды.Кышкы каникул чорында укучы балаларга, кичен, эштән соң гаилә белән , чанада, чаңгыда рәхәтләнеп шуарга,шулай ук хоккейда уйнарга, тимераякта шуарга менә дигән мөмкинлек булдырылды .Һәм бу уңайлыклар барсы да ҖЧ “Игенче” җәмгыяте көче белән башкарылды.
Бу чара бик матур традициягә әйләнде инде.Сату урыннарын матурлап бизәп , кайнар коймак һәм чәй белән сыйлап , барсының да күңелләрен күрергә тырыштык.
Без сату иткән урынга халык аеруча күп килә, чөнки махсус ясалган зур самавырдан чәй, пичтә пешереп биргән коймак бигрәктә тәмле була.
Алар тарафыннан әйтелгән, ишеткән рәхмәт сүзләре, киләчәктә тагын да илхамландырып эшләргә ярдәм итә.
Яңа ел-без балачактан түземсезлек белән көтеп ала торган бәйрәм, могҗизаларга өметләнеп көтәбез, үз территорияләребезне бизибез , матурлыйбыз .
“Игенче “ ҖЧҖе баш инженеры Әскәров Ильяс Энгелис улы шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Гомеренең күркәм бәйрәмен якты йөз белән каршылый ул.
Авыл тормышы , авыл хезмәте күңелгә якын булганга , мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тукай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.Механика бүлеген яхшы билгеләренә тәмамлап , туган ягы Киров исемендәге колхозга, хәзерге көндә “Игенче” ҖЧҖе автомеханик булып эшкә урнашып хәзерге көнгә баш инженер дәрәжәсенә күтәрелә.
Авыл хуҗалагы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган " Уңыш бәйрәме" районкүләм бәйрәм тантанасында " Игенче" җәмгыятеннән барлыгы 33 хезмәткәр һәм ветераннар катнашты
Ел саен ноябрь аенда , барлык әниләргә хөрмәт һәм аларның хезмәтләрен тану йөзеннән – Әниләр көне билгеләп үтелә. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте дә традиция буенча , бу күңелле бәйрәмнән читтә калмый. Шушы матур бәйрәм алдыннан, хатын- кыз хезмәткәрләрне штб Б. Сабасына концертка алып бару оештырылды.
25 нче октябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котладылар.
ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә Өлкәннәр көне уңаеннан, төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга күчтәнәчләр тулы пакетлар бүләк ителде.
"Игенче"ҖЧҖендә ел саен үткәрелә торган әлеге күркәм чара традициягә әверелде инде. Бу безнең өлкән буынга булган кайгыртучанлыгыбызны, хөрмәтебезне һәм ярдәмебезне белдерү өчен бер сәбәп. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче ветераннарга 265 пакет күчтәнәч өләштеләр.