Узган атнада Байлар Сабасы районы үзәк китапханәсендә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, мәдәният бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре, ветераннар советы әгъзалары, пенсионерлар белән "Өлкән буынның актив озак яшәве"проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча очрашу булып узды.
«Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында узган атнада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы булып узды.
Быелгы җәй Татарстан Республикасының Саба районы Көек авылында туып үскән, Дәминова Фәнәҗәт Гарип кызы өчен шатлыклы вакыйга белән башланып китте. Район хакимияте, авыл җирлеге башлыгы, социаль хезмәткәр ярдәме белән аңа яңа йорт ачкычлары тапшырылды.