Талантлы, иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, үсеп килүче буынны Николай Михайлович Никифоровның тарихи-мәдәни, фәнни һәм әдәби мирасын өйрәнүгә, саклап калуга җәлеп итү максатыннан, 2024 елның 22 ноябрендә Балтач муниципаль районының О.Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбе җирлегендә удмурт язучысы Н.М. Никифоровның 70 еллыгына багышланган «Никифоров укулары» III төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
24 нче октябрь көнне Балтач районы Чепья урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ «Поллингваль мәктәп шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны укытуда традицияләр һәм яӊалыклар» темасына төбәкара методик семинары узды.