ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Узган ялларда үткән Казан милли ярыммарафонында Финанс-бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты һәм 10 км. дистанцияне җиңеллек белән үтте. Гомумән, марафонда катнашучылар 10 һәм 21,1 км аралыкка йөгерделәр. Быел әлеге спорт чарасында 63 регионнан һәм Россиянең 180 шәһәреннән барлыгы 10 меңнән артык кеше регистрация ясаган иде. 


saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2025 ел
җомга

Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде. Өлкәннәребез күчтәнәч – бүләкләрне бик яратып кабул итте, матур теләкләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тәбрикләнгән, күп еллар районның финанс бүлегендә һәм Финанс – бюджет палатасында тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез - Фирдәвес Зиатдинова, Розалия Марданова, Рәйсә Галимуллина, Лида Юсупова, Кадрия Әскарова, Кадрия Садретдинова, Гөлсина Мифтахова, Миннехаҗәр Әхмәтшина, Гөлнур Фаляхова, Миннегөл Гайнетдинова, Дания Шаймөхәмәтова, Фирдәвес Хабибрахманова, Гүзәлия Зарипова, Әнисә Мөхәмәтшина, Гөлнур Шариповаларны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!  


saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтериянең контракт бүлеге бухгалтеры Гөлназ Рәхимуллина бу көннәрдә квалификация күтәрү курсларын узды. Курсларда катнашучылар игътибарына кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Контракт системасын кадрлар белән тәэмин итү, бәйсез гарантиягә шартлар һәм таләпләр кебек актуаль темалар каралды. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен ясалма интеллект мөмкинлекләрен куллану кебек кызыклы темалар да өйрәнелде. Электрон процедура буенча контракт проектын формалаштыру буенча практик дәресләр үткәрелде.  Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре – тәрбиячеләр көне уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан районда “Педагогик квиз” үткәрелде. Балалар бакчаларының эшчәнлегенә, педагогик тематикага кагылышлы сораулар бик күп яңгырады ул көнне. Әлбәттә, Үзәкләштерелгән бухгалтерия да читтә калмады, чөнки әлеге мәгариф оешмаларының барлык бухгалтерлык хисабы эшләре бухгалтерия хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Баш бухгалтер Мингараева Алсу Нуриман кызы шәхсән үзе иҗат итеп, шигъри сорау да юллады квизда катнашучыларга.


saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

«SabaBalahoner»  муниципаль программасы нигезендә “Әкият” Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.


saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

Сабада узучы Кабак бәйрәмендә номинацияләр арасында “Иң зур кабак” номинациясе дә игътибарны җәлеп итә. Иң зур кабак иясе – Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Гөлия Саматова гаиләсе булып чыкты. Алар бакчасында үскән кабак 146,7 кг. тәшкил итте. Шул ук гаилә үстергән икенче кабак исә 108 килограммлы иде һәм Финанс – бюджет палатасының күргәзмәсендә район бюджетын тасвирлаучы экспонат булып торды.


saby.tatarstan.ru

19
сентябрь, 2025 ел
җомга

Гөрләп узган Кабак бәйрәмендә районның Финанс – бюджет палатасы да читтә калмады. Алар район бюджетын һәм район бюджетына иң күп салым кертүче оешмаларны төрле зурлыктагы кабаклар ярдәмендә тәкъдим иттеләр. Ә күргәзмәнең кульминациясе булып, район бюджетын тәкъдим иткән 108 кг.авырлыктагы зур кабак булды. Бәйрәм кунаклары бик кызыксынып район бюджетын баетучы оешмалар исемлеге белән танышты. Кабактан әзерләнгән тәмле бәлеш тә, әлбәттә, һәркемнең күңеленә хуш килде.  Нәтиҗәдә, “Иң матур композиция” номинациясында Финанс-бюджет палатасы 1 урынга лаек булды.


saby.tatarstan.ru

17
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

 "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә, ике группага бүленеп, Шәмәрдәннең "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Алар, командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.


saby.tatarstan.ru

12
сентябрь, 2025 ел
җомга

11 сентябрь көнне Финанс-бюджет палатасы коллективы үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен – Финансистлар көнен  билгеләп үтте.


saby.tatarstan.ru

7
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

"Буыннар старты" республика конкурсының муниципаль этабында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Эльмира Валеева һәм Рузалия Дәүләтшина дә гаиләләре белән катнашты. Гаилә командасы составында әби - бабайларның да катнашуы бәйгегә яңа төсмер бирде.  
Бәйге 5 станциядән торды: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү», «Фигуралы йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Янгын куркынычсызлыгы».
Нәтиҗәдә, Валеевлар гаиләсе 2нче, Ганиевлар гаиләсе 3 урынга лаек булдылар.


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International