ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы бәйрәмнең традицион уенын - «Катыктан акча эзләү» уенын үткәрде. Быел да әлеге уен популярлыгын югалтмыйча, уенда 104 кеше катнашты. Иң башта уен катыктан акчаны таяк белән эзләүдән башланып китте. Уенның әлеге өлеше, хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә бәяләнеп, 1,2,3 урын алучылар бүләк Сертификатларына ия булдылар. Алга таба уен борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән дәвам итте. Җиңүчеләр ике категориягә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар категориясенә бүленеп, тәбрикләнде.
Быел илебездә Ватанны саклаучылар елы икәнен дә оештыручылар истә тотып, хәрби хезмәттә булган ир - егетләр арасында да шулай ук 1,2,3 урыннар билгеләнде һәм җиңүчеләр Сертификатлар белән бүләкләнде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.


saby.tatarstan.ru

4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Саба аграр көллиятендә “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” буенча узган  демонстрацион имтиханнарда Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров баш эксперт буларак катнашты. Студентлар теоретик белемнәрен генә түгел, ә практик күнекмәләр дә тәкъдим иттеләр. 1С программасында оешма булдырып, аның турындагы барлык мәгълүматны туплап, программага керттеләр, бухгалтерлык проводкаларны дөрес үткәрү, милекнең исәпкә алынуы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе, хезмәт хакы исәпләү – болар барысы да демонстрацион имтиханнарда башкарылды. Ахырдан исә студентлар тарфыннан имтихандагы эшчәнлекләренә үзанализ ясалды.


saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш бухгалтеры Алсу Нуриман кызы Мингараеваны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, тормышында һәм хезмәтендә уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз.

Алсу Нуриман кызы Үзәкләштерелгән бухгалтерияда 2007 елдан бирле хезмәт куя, баш бухгалтер вазыйфасында 2013 елдан бирле.  


saby.tatarstan.ru

26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Казанда Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре тармагының алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге тарафыннан демонстрацион имтиханнар экспертлары өчен укулар оештырылды. Шул исәптән 2 модуль “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” буенча Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров демонстрацион имтиханнарны оештыруда һәм үткәрүдә баш эксперт буларак укуларда катнашты һәм Сертификатка ия булды.


saby.tatarstan.ru

23
май, 2025 ел
җомга

Яз айларына аяк басуга районда тирә-юньне чистарту эшләре башланып китә. Чисталык һәм тәртип булган җирдә үзебезгә дә яшәве дә, эшләве дә күңелле. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә территорияне ел дәвамында тәртиптә тоталар, җәен исә бина янындагы үлән чабылып, төрле төстәге чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп утыралар.


saby.tatarstan.ru

21
май, 2025 ел
чәршәмбе

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр башланып китте. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә кушылды. Тирә-юньне матурлап чәчәк газоннары барлыкка килә башлады, оешма ишегалды төрле төсләргә күмелә бара.


saby.tatarstan.ru

Шушы көннәрдә Казанда бюджет өлкәсе оешмаларының исәп-хисап эшендәге  яңалыкларга багышланган семинар булып узды. Анда Финанс-бюджет палатасының һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчеләре, бухгалтерлары, авыл җирлекләренең бухгалтерлары катнашып кайттылар. Семинарны «Сенсум» компаниясе «Актионгрупп» медиагруппасы белән берлектә үткәрде.


saby.tatarstan.ru

20
май, 2025 ел
сишәмбе

Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Хатын-кызлар арасында барган волейбол Чемпионатында безнең оешмадан ике команда катнашты. Нәтиҗәдә, Саба гимназиясе командасыннан беразга гына калышып, “ФБП-1” командасы 4 урын яулады. Эльмира Вәлиева ФБП командасының иң яхшы уенчысы, Гөлнара Заһидуллина “Муниципаллар” командасының иң яхшы уенчысы исеменә лаек булдылар.


saby.tatarstan.ru

15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика йөгерешендә Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да катнашты. 3 км.дистанцияне уңышлы үтеп, ул 3нче урынга лаек булды.


saby.tatarstan.ru

Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина  исәп-хисап эшләрендәге яңалыклар буенча үткәрелгән республика семинарында катнашты. Семинар барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Бухгалтерлык исәбенең электрон документларының унификацияләнгән формалары буенча, шулай ук эчке контроль һәм аудит үткәрү өчен мәгълүмат чыганагы буларак дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең хисаплылыгы буенча да сөйләшү алып барылды.

 


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International