Җирле үзидарә көненә багышланган чара тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Бүләкләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук Финанс-бюжет палатасында һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияда эшләүче хезмәткәрләргә - Алсу Мингәрәевага ТР Министрлар кабинетының Рәхмәте, Венера Хабибрахмановага ТР Җирле үзидарә Советы Ассоциясенең Мактау грамотасы, Рузалия Дәүләтшинага Саба муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
"Сабантуй" спорт-мәдәни күңел ачу үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган чара үтте. Әлеге бәйрәм кысаларында күп төрдәге спорт уеннары да үткәрелде. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре бер уен-ярыштан да читтә калмадылар, һәр ярышта бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.
Җәй матурлыгы чәчәкләр гүзәллегендә. Төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәклек тә тиешле тәрбия булганда гына күзләрне иркәләрлек матурлык бүләк итә ала. Финанс-бюджет палатасы территориясендәге чәчәклекне тәртиптә тоту, вакытында чүпләрен утап, суын сибеп торуны кызлар бик яратып башкаралар.
5 июльдә Саба районы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты хезмәткәрләрен каршы алды.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатовны туган көне белән чын куңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, җаваплы хезмәтендә көч һәм сабырлык телибез. Гаилә тигезлегендә яшәп, балалар-оныклар игелеге күрергә язсын, киләсе еллар да күңелле вакыйгаларга, истәлекле мизгелләргә мул булсын.
Июнь аеның матур көннәрендә спорт сөючеләр кызыксынып пляж футболы буенча уеннарны күзәтте. 9 команда арасында Сатыш авыл җирлеге командасы да бар иде. Әлеге команда составында Финанс-бюджет палатасы егетләре Инзил Мостафин һәм Илнар Галиев та уйнады. Нәтиҗәдә, команда уен нәтиҗәләре буенча 3 урынны яулады. Шунысы куанычлы, егет-кызларыбыз һәр спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашалар, кирәк чакта башка командалар составында да үзләренең көчләрен сынарга өлгерәләр.
Финанс-бюджет палатасы яшьләре "Олимп" стадионында узган Яшьләр көнендә актив катнашты һәм берничә төр ярышларда призлы урыннар алуга да ирештеләр. Кул көрәшендә Айзилә Халикова 2 урынга лаек булды. Городки дип исемләнгән ярышларда барлык кызлар да катнашып карады, ә уңыш Макаева Алсу белән Саматова Гөлиягә елмайды: алар 1 нче һәм 2нче урыннарны яуладылар. Аркан тартыш ярышында безнең кызлар командасы 4 урын алды. Шулай ук хатын-кызлар арасында көч экстримы буенча да ярышлар үткәрелде. Халикова Айзилә белән Макаева Алсу анда да үзләрен сынап карадылар.
Бүген Финанс - бюджет палатасының баш белгече Рузалия Мулланур кызы Дәүләтшинаны 40 яшь тулган көне белән тәбрикләп, иң матур теләкләр яңгырады. Әлеге тәбрикләмәгә кушып, шулай ук аның биредә 2005 елдан бирле нәтиҗәле хезмәт куюы һәм эшен җиренә җиткереп, төгәл башкаруы да билгеләп үтелде.
2025 елның икенче яртыеллыгына газета – журналларга язылу башланды. Финанс–бюджет палатасы хезмәткәрләре һәр елны район газетасына бик теләп язылалар, һәрдаим газета аша районда булган яңалыклар белән танышып торалар, редакциябездә хезмәт куючы журналистларның һәр язмасын кызыксынып укып баралар. Быел да искәрмә булмады, финансистларның күбесе “Саба таңнары” район газетасына язылып куйды.
Милли көрәш – Сабан туйларның күрке һәм җаны. Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, батырларның бил алышканын түземсезлек белән көтеп ала. Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куючы бухгалтер егетебез Илфар Габдрахманов та район Сабантуенда бил алышып, 65 кг. ир-егетләр арасында 3 урынга лаек булды. Җиңүе белән котлыйбыз Илфар Радик улын!
Ә көрәш алдыннан бераз тәнен язып, ул әтәч тоту уенында да катнашып алды һәм әтәчле дә булды.