Финанс-бюджет палатасы командасы 15 елдан соң мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында янә лаеклы урын яулады. Безнең егетләр чемпионатның беренче лигасы уеннарында мактаулы 2 урынны яуладылар. Командабыз уенчысы Мустафин Инзил «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә бүләкләнде. Ул 32 гол кертте! Без егетләр белән горурланабыз! Чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, киләчәктә уңышлар һәм югары казанышлар теләп калабыз!
6 март көнне Кече Кибәче авыл клубында «Буыннар чылбыры »исемле отчет-иҗат конкурсы кысаларында Финанс-бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм Казначылык Департаменты территориаль бүлегенең иҗат-отчет концерты булып узды.
Саба муниципаль районының финанс-бюджет палатасы муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын - Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигын алыштырып торуга конкурс үткәрә.
Өлкәннәр көне – ул безгә чиксез кадерле кешеләр-әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, хезмәттәшләребез, дусларыбыз көне. Бу – кеше зирәклеге, җитлеккәнлек, рухи юмартлык көне.
2019 елның мартында балалар һәм укучыларда хисапчы һөнәре турында күзаллау булдыру максатыннан Финанс-бюджет палатасында " Минем әти-әнинең һөнәре” темасына иң яхшы иҗади эшкә балалар конкурсы узды. Оешмада 70тән артык бала бар, шуңа күрә конкурс яшь буенча 4 категориядә һәм өч номинациядә оештырылды: иң яхшы рәсем, иң яхшы хикәя һәм иң яхшы презентация. Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.