ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Киңәшмә кысаларында район мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә эшчәнлеге белән Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә танышып чыкты. Әлеге бюджет мәгариф учреждениеләре белән кулга-кул тотынып эшләгәч, һәр балалар бакчасы һәм һәр мәктәпнең күңел җылысын биреп әзерләгән экспонаты зур кызыксыну тудырды. Күргәзмәдә тәкъдим  ителгән, бердәнбер экземплярда нәшер ителгән үзенчәлекле "ӘЛИФСАБА" дәреслегенең һәр бите аерым тармакны яктыртып,  ә бер бите "еллап, тиенләп бүленгән бюджет" һәм үзебезнең җитәкчелек турында булуы белән кызыксыну тудырды.


saby.tatarstan.ru

22
август, 2025 ел
җомга

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
Финанс – бюджет палатасы бинасы каршында да бу көнне флаг бәйрәмчә җилферди.  


saby.tatarstan.ru

21
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бүген алар өчен күңелле чара да оештырылды. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.


saby.tatarstan.ru

20 август көнне "Саба квиз" интеллектуаль уенында Финанс-бюджет палатасыннан 2 команда катнашты. Интеллектуаль мускулатура белән сынашу ярышында барлыгы 10 команда катнашты һәм  Финанс-бюджет палатасының "Неученые" командасы әлеге уеннарда беренчелекне бирмәде, команда 1 нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде. "Яшь финансистлар" командасы шулай ук матур чыгыш ясап, Дипломга ия булды.


saby.tatarstan.ru

19
август, 2025 ел
сишәмбе

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр май аенда башланып китә, чәчәклекләрне тәртиптә тоту җәй буена дәвам итә. Финанс – бюджет палатасында хезмәт куючы бухгалтер кызлар да территориядәге чәчәклекне тәртипләп тотып, бина янында матурлык тудырдылар. Календарьда инде көз якынлашса да, тирә-юньне матурлап, төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәк газоннары әле җылы көннәр дәвамында кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәр.


saby.tatarstan.ru

11
август, 2025 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 9 августыннан 10 август төненә каршы йөгерергә яратучылар өчен "Төнге Казан" марафоны узды. Барлык спорт чараларында катнашырга яраткан, Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева әлеге марафоннан да читтә калмады, җитезлек белән 5 км. дистанцияне үтүгә иреште.


saby.tatarstan.ru

6
август, 2025 ел
чәршәмбе

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда актив катнашты. Ярышларның күпләр өчен уңышлар белән тәмамлануы да сөендерә. Айзилә Халикова армспорт буенча ярышта 2 нче, 800 метрга йөгерүдә Эльмира Вәлиева беренче урынга лаек булды. "Шәһәрчекләр" ярышында Сөмбел Назирова 1нче, Илүзә Габтрахимова   2нче, Лилия Якупова 3нче урын яуладылар. Канат тартуда да безнең кызлар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Гөлназ Тимершаехова, Альбина Зәйнетдинова һәм Айзилә Халикова катнашкан команда 3 нче урынны алды.


saby.tatarstan.ru

25
июль, 2025 ел
җомга

Хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы уеннары тәмамланды, ир-егетләр командалары арасында уеннар әле бар көченә дәвам итә. Финанс – бюджет палатасы егетләре исә район Чемпионатында ике командада көч сынашалар. Спортның һәр төре диярлек күмәк уен аша бара һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. Ә без, үз чиратыбызда, командаларга  җиңүле уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Хатын-кызлар арасында барган пляж волейболы Чемпионатында безнең оешмадан биш команда катнашты. Нәтиҗәдә, беразга гына калышып, “ФБП-1” командасы 4 урын яулады. Әлеге команда составында Гөлназ Тимершәехова һәм Рузалия Дәүләтшиналар уйнады.


saby.tatarstan.ru

23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 23 июлендә «2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2025 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. ТР Финанс министры Марат Фәйзрахманов 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында доклад белән чыкты. Үз чыгышында ул 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 276,4 млрд.сум күләмендә керүен билгеләп үтте. Республика бюджеты 231,2 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 45,2 млрд. сум акча тупланган. "Бүгенге күрсәткечләр әле тынычланыр өчен сәбәп түгел. Агымдагы елда бюджет үтәлеше бик киеренке. Узган ел белән чагыштырганда табышка салым буенча керемнәр кими. Министрлыкларга бюджетка түләүләрне тәэмин итүче предприятиеләрнең җитештерү күрсәткечләрен анализлау эшен активлаштырырга, киләчәктә салым керемнәре буенча аларның фаразларын карарга кирәк", - дип ассызыклады республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында. Бюджетны тулыландыру өчен мөһим резерв дип ул салым бурычын атады, ул 1 июльгә 11,7 млрд сум тәшкил итә. «Аны кыскарту буенча чараларны дәвам итәргә кирәк - бу мәсьәлә даими рәвештә игътибар үзәгендә булырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

 


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International