Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре – тәрбиячеләр көне уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан районда “Педагогик квиз” үткәрелде. Балалар бакчаларының эшчәнлегенә, педагогик тематикага кагылышлы сораулар бик күп яңгырады ул көнне. Әлбәттә, Үзәкләштерелгән бухгалтерия да читтә калмады, чөнки әлеге мәгариф оешмаларының барлык бухгалтерлык хисабы эшләре бухгалтерия хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Баш бухгалтер Мингараева Алсу Нуриман кызы шәхсән үзе иҗат итеп, шигъри сорау да юллады квизда катнашучыларга.
«SabaBalahoner» муниципаль программасы нигезендә “Әкият” Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.
Сабада узучы Кабак бәйрәмендә номинацияләр арасында “Иң зур кабак” номинациясе дә игътибарны җәлеп итә. Иң зур кабак иясе – Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Гөлия Саматова гаиләсе булып чыкты. Алар бакчасында үскән кабак 146,7 кг. тәшкил итте. Шул ук гаилә үстергән икенче кабак исә 108 килограммлы иде һәм Финанс – бюджет палатасының күргәзмәсендә район бюджетын тасвирлаучы экспонат булып торды.
Гөрләп узган Кабак бәйрәмендә районның Финанс – бюджет палатасы да читтә калмады. Алар район бюджетын һәм район бюджетына иң күп салым кертүче оешмаларны төрле зурлыктагы кабаклар ярдәмендә тәкъдим иттеләр. Ә күргәзмәнең кульминациясе булып, район бюджетын тәкъдим иткән 108 кг.авырлыктагы зур кабак булды. Бәйрәм кунаклары бик кызыксынып район бюджетын баетучы оешмалар исемлеге белән танышты. Кабактан әзерләнгән тәмле бәлеш тә, әлбәттә, һәркемнең күңеленә хуш килде. Нәтиҗәдә, “Иң матур композиция” номинациясында Финанс-бюджет палатасы 1 урынга лаек булды.
"Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә, ике группага бүленеп, Шәмәрдәннең "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Алар, командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.
11 сентябрь көнне Финанс-бюджет палатасы коллективы үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен – Финансистлар көнен билгеләп үтте.
"Буыннар старты" республика конкурсының муниципаль этабында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Эльмира Валеева һәм Рузалия Дәүләтшина дә гаиләләре белән катнашты. Гаилә командасы составында әби - бабайларның да катнашуы бәйгегә яңа төсмер бирде.
Бәйге 5 станциядән торды: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү», «Фигуралы йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Янгын куркынычсызлыгы».
Нәтиҗәдә, Валеевлар гаиләсе 2нче, Ганиевлар гаиләсе 3 урынга лаек булдылар.
Бүген Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Алмаз Маулинны 35 яшь тулган көне белән тәбрикләп, иң матур теләкләр яңгырады. Әлеге тәбрикләмәгә кушып, шулай ук аның намуслы, белемле һәм һәр эшен җиренә җиткереп, төгәл башкаруы да билгеләп үтелде.
Җәйнең гүзәллеге тирә - юньгә ямь биреп торучы чәчәкләрдә. Җәйге матурлыкны сурәтләүче "Чәчәкле Саба -2025" бәйгесенә бу көннәрдә йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, Финанс - бюджет палатасы 2 урынга лаек булды.
Республика көне уңаеннан Финанс - бюджет палатасы ихлас котлауларын ирештерә. Бүгенге истәлекле көн республикабыз тарихына битараф булмаган һәркемне берләштерә торган бәйрәм ул. Илебездә тынычлык, һәрбарчагызга сәламәтлек, гаиләләргә муллык, тормышларга бәрәхәт, бөтенлек телибез.