Ир - егетләр арасында узган волейбол ярышлары тәмамлануга, кызлар командалары арасында уеннар старт алды. Финанс – бюджет палатасы кызлары исә волейбол буенча район Чемпионатында ике командада көч сынашалар. Волейбол – күмәк уен һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. Ә без, үз чиратыбызда, командаларга җиңүле уңышлар телибез.
Финанс - бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина һәм бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров район командасы составында Казанда узган ике көнлек ГТО уеннарында катнашып кайттылар.
Бу көннәрдә Финанс – бюджет палатасында квартал отчетларын тапшырырга әзерлек бара. Үзәкләштерелгән бухгалтериянең хисап бүлегендә, шулай ук финанс булмаган активларны исәпкә алу, бюджеттан тыш эшчәнлек буенча исәп-хисаплар бүлегендә бухгалтерлар тарафыннан квартал отчетларын вакытында тапшыру буенча кызу эш алып барыла.
Финанс-бюджет палатасының көндәлек эшчәнлеге отчетлар, күрсәтмәләр, законнар, хатлар белән бәйләнештә бара. Бүгенге көндә эш оешманың барлык бүлекләрендә дә кайный. Ә боларның барысын да көн саен мониторингларга һәм оператив рәвештә башкарырга кирәк, әлбәттә. Контракт бүлеге белгечләре тарафыннан узган ел нәтиҗәләре буенча һәр заказчыга кече эшмәкәрлек субъектларыннан, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан сатып алулар күләме турында хисап төзү өчен мәгълүмат җыю бара, ул агымдагы елның 1 апреленә кадәр Бердәм мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиеш.
Финанс – бюджет палатасы белгече Гөлүсә Шәрипова “Җирле бюджетның керем потенциалын фаразлау һәм аның чыгым вәкаләтләре белән бәйләнеше” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләр өчен үткәрелгән стажировкада белемнәрен күтәрде. Ике көнлек стажировка республиканың Финанс министрлыгында узды. Стажировка барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Керем потенциалы фаразы, бюджет дефицитын финанслау чыганаклары өйрәнелде. Социаль – мәдәни өлкә тармакларын финанслауга бюджет чыгымнары, икътисад тармакларын финанслауга бюджет чыгымнары, республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара бәйләнеше кебек темалар каралды. Шулай ук ул тәкъдим ителгән кейс мисалында җирле бюджетны формалаштыру һәм үтәү үзенчәлекләрен карау буенча практик эш тә башкарды.
Һәркемгә мәгълүм, эш барышындагы белем күтәрү курслары – профессиональ квалификациянең югары баскычына ирешү максатыннан һөнәри белемнәрне өйрәнү һәм яңарту процессы булып тора. Ул белгечләргә яңа технологияләр, методикалар югарылыгында булырга ярдәм итә, шулай ук аларның конкурентлык сәләтен арттыра, кадрлар яңа күнекмәләр ала, курслар барышында технологияләр һәм методикаларны үзләштерә алырлык күп кенә заманча квалификация күтәрү программалары өйрәнелә. Шушы көннәрдә Финанс – бюджет палатасының баш белгече Илгизәр Гатауллин «Бюджет системасы һәм бюджет процессы» темасына курс программасы үтеп кайтты. Курслар КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә уздырылды. Курс темасы берничә модульдә тәкъдим ителде, анда бюджет төзелеше һәм бюджет системасы, бюджет керемнәрен формалаштыру процессы, бюджетны планлаштыруның асылы һәм максатлары, бюджет проектларын төзү нигезләре һәм башка күп кенә мәсьәләләр өйрәнелде.
Бүген "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә 3 группа – Саба урта мәктәбе, Шекше төп мәктәбе, Сәләтле балалар мәктәбе укучылары командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.
Ир – егетләр арасында барган волейбол уеннары тәмамланды. Финанс-бюджет палатасы егетләре дә уеннарда актив катнаштылар. Команда җиңүчеләр исемлегендә булмаса да, уеннар һәркемнең күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.
"Буыннар тарихы – гаилә ядкәре" шәҗәрә фестиваленда катнашып, Финанс - бюджет палатасы Эзмә авылыннан Әхмәтшалар нәселе шәҗәрәсен тәкъдим итте. Нәсел чылбырының тарихы белән алтынчы буын оныкчыгы Динә Билалова уртаклашты. Нәселнең җиде буын тарихындагы истәлекле вакыйгалар, тарихи фактлар сәхнәләштерелеп бирелде. Гаилә архивындагы тарихи экспонатлардан торган күргәзмә дә, мили ризык тулы сый-нигъмәтле өстәлләр дә игътибарга лаек иде.
Илебезнең киләчәге якты һәм тыныч булсын!
Финанс - бюджет палатасында эшләүчеләрнең, сайлауларда катнашучы һәр кешенеке кебек, теләкләре әнә шундый.
Өч көн дәвамында үтүче, илебезнең киләчәген билгеләүче дөньякүләм әһәмияткә ия булган чара - Россия Президентын сайлауларында безнең хезмәткәрләр дә тулы составта, гаиләләре белән катнашты һәм лаеклы кандидатура өчен тавышларын бирделәр.