ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген, 30 июльда Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узды. Утырыш эшендә Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миннеханов, район Советы депутатлары, муниципаль район Советы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты әгъзалары катнашты. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатовның Саба муниципаль районының 2024 ел һәм 2025-2026 елларның район бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү турындагы чыгышы тыңланды.

 


saby.tatarstan.ru

29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Июль ае дәвамында ир – егетләр һәм хатын – кызлар командалары арасында барган пляж волейболы уеннарында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Уеннарда оешмадан ике ир – егетләр һәм алты хатын – кызлар командалары катнашты.

 


saby.tatarstan.ru

28
июль, 2024 ел
якшәмбе

Җәйнең матурлыгы төрле төстәге хуш исле чәчәкләрдә. Иртә яздан башлап көзгә кадәр һәр учреждение территориясе чәчәкләргә күмелеп утыра. Финанс-бюджет палатасы территориясе дә, әлбәттә, күз явын алырлык төрле төстәге петуния, бархатцы, сальвия, лилия чәчәкләре белән тирә-якны ямьләп тора.


saby.tatarstan.ru

9
июль, 2024 ел
сишәмбе

Свияжскида узган спорт фестиваленда безнең район командасы да уңышлы катнашты. Йөзү командасы составында безнең хезмәттәшебез - Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да бар иде. 


saby.tatarstan.ru

5
июль, 2024 ел
җомга

Егетләр командалары арасында пляж волейболы ярышлары дәвам итә. Финанс – бюджет палатасы егетләре исә әлеге уеннарда ике командада көч сынашалар. Волейбол уеннары шикелле үк, пляж волейболы да күмәк уен һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. 


saby.tatarstan.ru

Финанс-бюджет палатасы кызлары  районда узган "Автоледи - 2024" бәйгесендә катнашып, көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәдә, Эльмира Валеева белән Рузалия Дәүләтшина беренче бишлеккә эләктеләр.


saby.tatarstan.ru

3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Финанс-бюджет палатасы рәисе  Шәмсун Әкбәрович Сөнгатовның 60 яшьлек юбилее. Коллективыбыз белән аны ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее  белән тәбрик итәбез. 

Шәмсун Әкбәрович – бик эрудицияле, компетентлы җитәкче, безне яңа идеяләргә этәрүче тынгы белмәс җан, кеше күңелен тирәнтен аңлаучы, үзегезгә дә, башкаларга да таләпчән шәхес. Без аның холкындагы принципиальлек, шул ук вакытта кече күңеллелек, кешелеклелек кебек матур һәм күпләр өчен өлге булырлык сыйфатларга сокланабыз. Үз эшеңнең остасы булу, бер үк вакытта тагын башка өлкәләрдә дә актив тормыш рәвеше алып барып,  заман сулышын тоеп дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант! Ул 25 ел дәверендә җитәкләгән кораб, безнең “Финансист” корабы барлык киртәләрне узып, киләчәктә дә бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен иде.

     Җитәкчебезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, Резида ханым белән тигез, озын гомер, балалар һәм оныклар куанычы татып, озак, имин яшәргә насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.


saby.tatarstan.ru

30
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Яшьләр көненә багышланган чарада Финанс – бюджет палатасы егет-кызлары да актив катнаштылар. Аркан тартышу, футбол, ГТО тапшыру, “Городки” номинациясендә призлы урыннар алуга ирештеләр.


saby.tatarstan.ru

28
июнь, 2024 ел
җомга

Пляж волейболы буенча уеннар башланды. Финанс – бюджет палатасын 5 кызлар командасы тәкъдим итә. Уеннар эмоциональ фонда бара. Кызларыбызга җиңүле уеннар телибез.


saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узган республика семинарында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчесе Инзил Мостафин катнашты. Семинар «Бухгалтерлык хисабындагы яңалыклар» темасына оештырылып, эш барышында 2024 елдагы бухгалтерлык хисабындагы төп үзгәрешләргә күзәтү ясалды, бухгалтерлык хисабын алып баруның төп аспектлары каралды.


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International