ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә “Саба” йөзү бассейнында “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дип исемләнгән йөзү ярышлары булып узды.  Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә әлеге спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, Эльмира Вәлиева улы Азамат белән беренче урынга, Гөлия Саматова улы Кәрим белән икенче урынга лаек булдылар.


saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Район бюджеты проектының беренче укылышыннан соң, фикер алышулар алып барылды. Бүген, 12 декабрь көнне  2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Саба муниципаль районы бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Төп доклад белән Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов чыгыш ясады.


saby.tatarstan.ru

10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Муниципаль хезмәткәрләр арасында төрле төрдәге ярышларның сайлап алу туры дәвам итә. Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар һәр ярышта актив катнашып киләләр. Әле генә булып узган шахмат ярышларында үзләренең яшь категориясендә Лилия Шакирова 1нче,  Эльмира Валеева 2нче урынга лаек булдылар. Өстәл теннисы ярышында исә  Лилия Шакирова 2 урын яулады.


saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2024 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Бүгенге көндә узучы мини футбол Чемпионатында да егетләребез зур активлык күрсәтә. Әлегә уеннарның финал өлеше бара. Егетләребезнең командасына көч һәм бердәмлек, нәтиҗәле уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

"Саба" йөзү бассейнында муниципаль хезмәткәрләр арасында йөзү ярышлары узды. Әлеге спорт чарасында актив катнашып, үзләренең яшь категориясендә Финанс-бюджет палатасы белгечләре дә җиңүгә ирештеләр. Рамиль Шакиров 2 нче урынга, Эльмира Валеева 3 нче урынга лаек булдылар.


saby.tatarstan.ru

4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында ел саен инвентаризация уздырыла. Бүгенге көндә районда шундый  77 оешма исәпләнә. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары тарафыннан әлеге процедура агымдагы елның 1 октябреннан ел ахырына кадәр дәвам итә.  Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында бухгалтерлар да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Агымдагы ел периодында бүгенге көнгә районның 66 бюджет оешмасы инвентарь тикшерү узды.  


saby.tatarstan.ru

27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үзара салым җыю эшенә җитди карыйлар. Коллективтагы һәркем әлеге эшнең зарурлыгын, программаның җирлекләрнең проблемаларын хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен аңлап, акчаларны вакытында тапшырды.


saby.tatarstan.ru

26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Әниләр көне уңаеннан Финанс-бюджет палатасында эшләүчеләрнең уллары, кызлары, оныкларының иҗади эшләреннән торган күргәзмә оештырылды. Балалар үзләренең әниләрен, гаиләләрен кул эшләре, иншалар, рәсем сәнгате аша сурәтләп, күргәзмә эшенә тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, яшь категориясе буенча, һәр бала истәлекле бүләккә дә ия булды.


saby.tatarstan.ru

22
ноябрь, 2024 ел
җомга

21 ноябрь – бухгалтерларның һөнәри бәйрәме. Шул уңайдан Финанс-бюджет палатасы коллективы Казанга К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына барды. Театрга керер алдыннан коллектив Иске Аракчино бистәсендә урнашкан Бөтен диннәр гыйбадәтханәсе дип аталучы  архитектура корылма белән танышып чыкты. Төрле диннәргә багышланган әлеге храм күпләрдә кызыксыну уятты.

Ә көзге ноябрь киче лирик спектакль карау белән тәмамланды. “Беренче мәхәббәт” спектакле һәркемнең күңеленә хуш килде. Актерларның уены, спектакльның куелышы бүгенге көнне тагын да бизәп, һәркемгә уңай эмоциялар бүләк итте.


saby.tatarstan.ru

21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бухгалтерлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов исәп-хисап эше белгечләрен тәбрикләп үтте. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары Эльмира Мөхәмәдиярова Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасына, Алинә Гаптриева Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International