Районда узучы традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның юбилейларына багышланган тантана уңаеннан, Финанс–бюджет палатасында эшләп, лаеклы ялга чыккан Лида Малих кызы һәм аның тормыш иптәше Ренат Юсуповларны Алтын туйлары белән тәбрикләп, Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов бүләкләде һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.
Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде. Өлкәннәребез күчтәнәч – бүләкләрне бик яратып кабул итте, матур теләкләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тәбрикләнгән, күп еллар районның финанс бүлегендә һәм Финанс – бюджет палатасында тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез - Фирдәвес Зиатдинова, Розалия Марданова, Рәйсә Галимуллина, Лида Юсупова, Кадрия Әскарова, Кадрия Садретдинова, Гөлсина Мифтахова, Миннехаҗәр Әхмәтшина, Гөлнур Фаляхова, Миннегөл Гайнетдинова, Дания Шаймөхәмәтова, Фирдәвес Хабибрахманова, Гүзәлия Зарипова, Әнисә Мөхәмәтшина, Гөлнур Шариповаларны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!
Һәр уку елы башында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге бухгалтерлары белән берлектә барлык бюджет оешмаларында тарификацияләр үткәрелә. Барлыгы 79 оешма тарификация үтәргә тиеш, шуларның барысында да бүгенге көндә әлеге эш башкарылды.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Сәрия Давлиева һәм бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров муниципаль хезмәткәрләр өчен үтүче «Бюджет системасы һәм процессы» темасына квалификация күтәрү курсларын уздылар. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге ике көнлек укулар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.
Казанда милли ярыммарафон узды. Әлеге спорт чарасында Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да катнашты һәм 10 км.дистанцияны җиңеллек белән узды.
Сабада традицион Кабак бәйрәме узды. Финанс - бюджет палатасы әзерләгән күргәзмәнең эчтәлеге елдагыча оешманың эшчәнлеген чагылдыруга багышланган иде. Шулай ук кайбер экспонатлар, күренешләр бәйрәм кунаклары игътибарына Гаилә елы уңаеннан да тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, районның оешма/учреждениеләре арасында "Иң матур композиция" номинациясендә Финанс-бюджет палатасы 2 урынга лаек булды.
"Аргамак" картодромында Бөтенроссия йөгереш көне кысаларында "Милләтләр кроссы - 2024" спорт чарасы узды. Әлеге ярышларда Финанс - бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкчелегендә коллективның спорт сөюче егетләре - кызлары да актив катнашты.
Үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш бухгалтеры Алсу Мингараева “Бухгалтерлык хисабының нигезләре” программасы буенча белемнәрне күтәрү курсларында укып кайтты. Биш көнлек укулар барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Бюджетны планлаштыру һәм фаразлау нигезләре, бюджет (бухгалтерлык) исәбен норматив – хокукый җайга салу һәм бюджет өлкәсе оешмаларында хисаплылык төзү тәртибе өйрәнелде. Шулай ук тәкъдим ителгән проект мисалында практик эш тә башкарылды.
Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасы коллективы үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен – Финансистлар көнен билгеләп үтте.
Коллективны һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп, җитәкче Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов барчасына сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар теләде, хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәтен белдерде.
Шулай ук бу көнне алдынгы хезмәткәрләр дә билгеләп үтелде. Ленар Файзетдинов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясенең Мактау грамотасы, Алсу Мингараева Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Инзил Мустафин һәм Гүзәл Нуруллина Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Гөлназ Тимершәеховага, Илнар Галиевка, Айсинә Булатовага, Ленар Файзетдиновка Республиканың профсоюз оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган чыгышлар бәйрәмне тагын да бизәде. Җырлар, биюләр, ачык һавада уеннар белән бизәлгән бәйрәмдә бик күп матур сүзләр, изге теләкләр яңгырады
10 сентябрь көнне Казан шәһәрендә узган "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасында Финанс - бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты. Команда 1/4 финалга чыкты.