ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Үзәкләштерелгән бухгалтерия белгечләре Алмаз Маулин һәм Артур Шәяхмәтов «Дәүләт мәгълүмат системасында эшләү. Татарстан Республикасы дәүләт органнарының һәм алар буйсынуындагы учреждениеләрнең бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы" темасына укулар уздылар. Уку барышында белгечләр өчен кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде.


saby.tatarstan.ru

Юлбат һәм Мамалай балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Финанс-бюджет палатасында булдылар, бухгалтер хезмәте, финансист эшенең асылы белән таныштылар. Рольләргә бүленеп, бюджетны дөрес бүләргә, акчаны дөрес тотарга, ничек экономия ясарга икәнен дә практик шөгыль аша өйрәнделәр.


saby.tatarstan.ru

1
ноябрь, 2024 ел
җомга

"СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан Мичән һәм Симет балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.


saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2024 ел
җомга

Узган елгы чакырылыш егетләре, хәрби хезмәтләрен тутырып, туган якларына кайта башлады. Алар арасында Финанс-бюджет палатасында эшләп киткән егетебез Айнур Әхмәтшин да бар. Айнур Домодедовода хәрби- диңгез флотында  радиотелеграфист булып хезмәт итте. Хезмәт итү чорында алган барлык күнекмәләр, һөнәрләр, бигрәк тә армиядагы тәртип һәм дисциплина, егетләргә киләчәктә дә тормыш иткәндә ярдәм итәр дип ышанасы килә.


saby.tatarstan.ru

14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә 2025 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу башланды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре,  җитәкчеләре Ш.Ә.Сөнгатов белән берлектә, ел да "Саба таңнары" - район газетасына теләп язылалар. 


saby.tatarstan.ru

11
октябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Саба урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән якыннанрак таныштылар. Бюджет ничек туплана, нинди өлкәләргә бүленә, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның һәр бүлеге нинди эшчәнлек алып бара, нинди программалар нигезендә эш башкарыла – болар барысы да укучы кызларда кызыксыну тудырды.


saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә авыл районнарының ир-егетләре командалары арасында “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында Буада мини-лапта буенча ТР чемпионаты узды. Саба җыелма командасы составында Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты. Уенның нәтиҗәләре дә сөенерлек булды, Саба районы командасы 1 урынга лаек булды.


saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

 Финанс - бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтериянең хезмәт хакларын түләү бүлеге бухгалтерлары Азат Файзутдинов һәм Айсинә Булатоваларның тырыш, намуслы хезмәтләре югары бәяләнде. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов аларга Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. 


saby.tatarstan.ru

7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Финанс-бюджет палатасында түгәрәк даталарны билгеләп үтү аерым традиция булып бара. Бүген Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Илүзә Габтрахимованы 30 яшьлек бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм коллективның иң матур теләкләрен җиткерделәр.


saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте.   Әлеге күркәм чарада яшь парлар – агымдагы елның август аенда гына гаилә корып яши башлаган Алинә һәм Фаил Мәҗитовлар да катнашты. Яшь парны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Ярты гасырны бергә кичкән өлкәннәрдән дә яшьләр адресына ихлас теләкләр, гаилә кыйммәтләрен саклап калырлык, бу хисләрне балаларына, оныкларына, оныкчыкларына күчерерлек киңәшләр дә яңгырады.


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International