ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

«Яшь столяр» түгәрәгендә, хезмәт буенча инструктор А.И. Биккинин җитәкчелегендә, тәрбияләнүчеләр 2 атна эчендә «Кошлар өчен җимлек» проект эшен планлаштырдылар һәм булдырдылар. Һәркем гомуми продукт - кошлар өчен җимлекләр ясауга үз хезмәтенең бер өлешен кертте, бу тәрбияләнүчеләр арасында аралашуны, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмне билгеләде. 11.02.21 елда тәрбияләнүчеләр кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм үз эшләрен якладылар. Барысы да үз эшчәнлекләреннән канәгать булдылар.


saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Тәрәзә төбендә бакча үстерү -күңел ачу да, белем алу дә, файдалы эш тә.  Йөз тапкыр аңлатканчы, бер тапкыр орлык утыртырга һәм аларның үсешен үз күзләрең белән күзәтергә кирәк.

Беренче кечкенә яшел үсемлек барлыкка килүгә күпме шатлык булачак!

Бүген бездә "Гарденотерапия" программасы буенча гамәли дәресләр башланды.

Дәреснең максаты: балаларда бүлмә шартларында суган үстерүгә кызыксыну уяту, аның файдасы турында белү, тәҗрибә үткәрү этаплары белән кызыксындыру.


saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген, әйләнә-тирә дөнья дәресендә "Кышлаучы кошлар" дигән темага чара уздырылды.

Тәрбияче һәм балалар безнең районда яшәүче кышлаучы кошлар турындагы күзаллауны тирәнәйттеләр. Дәрестә кышлаучы кошлар турында сөйләшү, табышмаклар чишү һәм "Чыпчыклар ашату" темасына әзер фигуралардан гади сюжет композицияләре төзү оештырылды.


saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар өчен музыкаль уеннар уздырыла. Музыка балаларның  фикеренә уңай йогынты ясый. Балалар зур сизгерлеккә ия, шуңа күрә өлкәннәр белән чагыштырганда, музыканы нәтиҗәлерәк кабул итәргә сәләтле.  Ә балалар өчен музыкаль уеннар шул рәвешле бай көйләр дөньясына күпер булып тора.

 


saby.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр тренажер залында шөгыльләнә. Даими физик дәресләр аларның сәламәтлеген яхшырта, фикер йөртергә һәм яхшы сыйфатларны үстерергә булыша. Балаларга тренажер залында шөгыльләнү бик ошый.


saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

   2020 елның апрелендә «Тургай» приюты ремонтка ябылган иде. Ниһаять, озакка сузылган ремонт төгәлләнде. Ике катлы, заман таләпләренә туры килгән бик матур бина төзеделәр. Республика, районыбыз Җитәкчеләренә барысы өчен дә  зур рәхмәтебезне җиткерәбез!


saby.tatarstan.ru

13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Язын җылы илләрдән кошлар кайта. Алар турында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәрсә сөйләргә? "Күчмә кошлар" презентациясе балаларны сыерчык оялары һәм башка кошлар белән таныштырырга ярдәм итәчәк .Тәрбияләнүчеләр күчмә кошларны рәсемгә төшерделәр.Тәрбиячеләр кошлар турында шигырьләр сөйләделәр


saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Коронавируска каршы көрәш кысаларында «Тургай» приютында яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча чаралар күрелә. Балалар белән инфекцияләрдән индивидуаль саклану турында әңгәмә үткәрелде. Балалар коронавирусның нәрсә икәнлеген һәм аның каян барлыкка килүен, шулай ук коронавирус китереп чыгарган авыруның нинди симптомнары, коронавирусның ничек бирелүен, бу инфекция белән зарарлану куркынычын ничек киметергә кирәклеген белделәр. Иң мөһиме, үз-үзеңне саклау өчен нәрсә эшләргә булла. Соңыннан кул астындагы материаллардан битлек ясау буенча мастер - класс булды.


saby.tatarstan.ru

30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Март аенда "Яшүсмернең медиамәдәниятен формалаштыру", "Мәгълүмати навигатор" социаль технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында "Мәгълүмат дөньясында кеше" дәресе үткәрелде. Дәрес барышында балалар башта " Нәрсә ул аралашу?", "Мәгълүмат чыганаклары?" дигән сорауларга җавап эзләделәр.  Аннан соң "Бозылган телефон" уенында катнаштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.


saby.tatarstan.ru

23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген безнең " Тургай"  приютында  "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Шул рәвешле без балаларны халыкның гореф-гадәтләре белән таныштырабыз, аларга хөрмәт һәм табигатькә мәхәббәт тәрбиялибез. Программаның күңел ачу өлешенә заманча авторларның җырлары һәм әсәрләре, балалар өчен кызыклы уеннар кертелгән иде. Әмма иң кызыклы мизгел - Нәүрүзбикәне урлаган Шүрәле белән Убырлы Карчыкның чыгышы булды. Ләкин балалар куркып калмадылар, барлык биремнәрне үтәделәр һәм Нәүрүзбикәне коткардылар. Нәүрүз бәйрәме бик күңелле узды. Бәйрәм ахырында тәрбияләнүчеләр кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Бәйрәм барыбызга да бик ошады.


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International