ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

15 май көнне Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр белән "Бөек могҗиза - гаилә" дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде".

Концерт балаларда үз гаиләңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Балалар гаилә турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Һәр бала үз гаиләсенә карата үз хисләрен, хис-тойгыларын аңлый һәм белдерә алды.


saby.tatarstan.ru

10
май, 2021 ел
дүшәмбе

Җиңү көне-илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаучылар өчен горурлык символы, халкыбызның тәвәккәллеге һәм ихтыяры символы, Россиянең абруе символы.

Бүген безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сәетова Г. б.белән бергә тыл ветераны Хадия апа өенә бардылар, Җиңү көне белән котладылар.

Кадерле ветераннар, сезнең алда баш иябез! Һәр яңа буын Сезгә рәхмәт  эйтэ һәм чиксез хөрмәт белән баш ия.

 


saby.tatarstan.ru

3
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген приютта тәрбияләнүчеләр белән бәйрәм кичәсе үткәрелде."Туган телем - минем байлыгым" - Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан. Балалар шагыйрьнең "Су Анасы", "Кызыклы Шәкерт" һәм "Шүрәле"әкиятләре буенча театр миниатюралары әзерләделәр. Максаты: балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Габдулла Тукай әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү. Габдулла Тукай әсәрләре аша балаларда өлкәннәргә карата яхшы хисләр формалаштыру, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту.

Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, анда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.


saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 9 маенда Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Бүгенге көндә ул ерак вакыйгаларда катнашучыларның саны кими бара. Без аларның батырлыкларын, Бөек Җиңү хакына батырлыкларын һәм хезмәтләрен хәтерлибез һәм хөрмәтлибез!

22 апрель көнне, безнең приютта «Без хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез»дигән рәсем конкурсы булды. Конкурста мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Бәйге Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын дәвам итү, ә шул куркыныч еллар турындагы хәтер киләчәк буыннарны кисәтеп саклансын өчен инициатива белән оештырылды.

 

 


saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

 Апрель айында  «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Космонавтика көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр "Андыйларны космонавтларга алмыйлар" дигән темага интеллектуаль уен һәм конкурс үткәрделәр. Балалар җитезлектә һәм зирәклектә көч сынаштылар.


saby.tatarstan.ru

12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

" Тургай" приютында "Кошлар сөйләве" темасына КВН үткәрелде. Уенда ике команда катнашты: "Карлыгачлар" һәм "Сандугачлар". Балалар төрле биремнәр эшләп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.»Карлыгачлар» командасы җиңде.


saby.tatarstan.ru

5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр "Саба"йөзү бассейнында булдылар. Спортның һәр төре билгеле бер рәвештә кешенең төрле органнарына һәм системаларына тәэсир итә.Йөгерүдән дә, шахматтан да файда бар. Йөзү-спортның үзенчәлекле төре,чөнки ул кешенең барлык системаларын да диярлек ныгыта,мускул тукымасын үстерә, калорияләрне яндыра, ял итәргә һәм матур фигурага ия булырга ярдәм итә.

 


saby.tatarstan.ru

22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Масленица борынгы рус халык бәйрәме булып санала. Асылда, бу кыш белән саубуллашу һәм гүзәл-язны тантаналы каршылау.

Приютта тәрбияләнүчеләр Масленица бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Рус халык көйләре, җырлар, такмаклар яңгырады. Бәйрәмнең кульминациясе булып салам карачкы яндыру тора. Балалар "Чаналарда эстафета", "Кем тизрәк", "Төз атучы" һ.б. конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, коймак белән чәй эчтеләр. Чара бик күңелле узды.


saby.tatarstan.ru

15
март, 2021 ел
дүшәмбе

  Урамда әле кар ята, ә календарьда яз инде! Бу елның матур фасылын хатын-кызлар бәйрәме ачып җибәрә. 8 Март - балалар бик ярата һәм көтеп ала торган бәйрәм. Бәйрәм башланыр алдыннан без балалар белән музыкаль залыбызны бизәдек. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләр һәм әбиләр турында җырлар җырладылар, биеделәр һәм үзара ярыштылар. Бәйрәм, һичшиксез, безнең тәрбияләнүчеләребез тормышына шатлык, җылылык һәм бәхет атмосферасы алып килде. Бәйрәм ахырында барлык кызлар да бүләкләр һәм татлы призлар алдылар.


saby.tatarstan.ru

8
март, 2021 ел
дүшәмбе

Тышкы кыяфәт шәхеснең характерын,  асылын һәм эчке дөньясын чагылдыра. "Йорт-җир торышы" программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Давлиева Венера тәрбияләнүчеләр белән "Кием гигиенасы"дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты: балаларда кием-салым, аяк киеме гигиенасы кагыйдәләрен формалаштыру һәм үз әйберләренә сакчыл караш тәрбияләү. Әңгәмә барышында балалар кием-салым һәм аяк киемен карап тоту турында яхшы киңәшләр алдылар, шәхси гигиена кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр.

      Әңгәмә вакытында сөйләшкән барлык кагыйдәләрне һәм киңәшләрне балалар киләчәктә дә кулланырлар дип ышанабыз.

 


saby.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International