ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2025 ел
җомга

«Курше фест» һәм «Татарстанда җәй» проектлары кысаларында Сарман авылында Ленин урамы, 53 йорт ишегалды бәйрәме узды. 

Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов катнашты һәм проект активистларына Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Программада мастер-класслар, спорт ярышлары, иҗади чыгышлар булды, район ишегалларында мондый чаралар күркәм традициягә әверелде.

Фәрит Мөнәвирович һәм Җәүдәт Миргаҗәмович чараны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерделәр.


sarmanovo.tatarstan.ru

Сарман авылында капиталь ремонттан соң «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы бинасы - Сарман мәгълүмат-редакция үзәге ачылды.

Тантаналы ачылышта Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка бинаны яңартуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук типография бинасында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее урнашкан.

Ачылышта мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков бар иде. Алар сарманлыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

30 июль коне Җәлил бистәсенең Әхмәдиев урамындагы 14,16 йортларның ишегалды территориясендә «Ишегалды бәйрәме» Валентина Сабитова оештырган бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмгә бик күп балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре җыелды. Халык өчен концерт программасы, мастер-класслар, балалар уеннары әзерләнгән.


sarmanovo.tatarstan.ru

30
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Шәһәр буенча тагын бер велосипедта йөрү! Чарага актив ял һәм велоспорт яратучы дистәләгән кеше җыелды.

Тэги: #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ
almetyevsk.tatarstan.ru

28
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Ял көннәрендә шәһәр сусаклагычы яр буенда «Том һәм Джерри» мультфильмы күрсәтелде. «Татарстанда җәй» проекты кысаларында теләге булган һәркем балачак атмосферасына чума, якты мизгелләр һәм яраткан геройлары белән ләззәтләнә алды.

Тэги: #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #АЙДАГУЛЯТЬ
almetyevsk.tatarstan.ru

27
июль, 2025 ел
якшәмбе

Бүген Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район Үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды. 
Диңгезчеләрне бәйрәмнәре белән Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, иң активларына Рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һамбал улы Һадиуллин да котлауларга кушылды, гаскәр ветераннарын, аларның гаилә әгъзаларын бүләкләде. Хәрби-диңгез флоты төркеменең район буенча җитәкчесе Мөнәвир Зыятдинов төркемгә яшьләрне кабул итте, иң өлкән диңгезчеләрне, актив гаиләләрне билгеләп үтте. «Хәрби кардәшлек» берләшмәсе вәкилләре котлаулардан читтә калмадылар.
Мәңгелеккә күчкән диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Ахырдан мемориалга чәчәкләр салынды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән оештырылган "Татарстанда җәй" проекты кысаларында узды.


sarmanovo.tatarstan.ru

25
июль, 2025 ел
җомга

Кадерле дуслар! "Мәдәни мохит "республика рәисе Р. Н. Миңнеханов инициативасы белән оештырылган "татарстанда җәй" проекты кысаларында Җәлил бистәсе халкын һәм кунакларын сөендерүен дәвам итә!

Всех барыгызны да 26 июльдә көтәбез!

Башлана 18:00.

Исегезгә төшерәбез, «Татнефть» компаниясенең "Мәдәни мохит" проекты һәр шимбә бистәнең ике мәйданчыгында уза.

М. Җәлил исемендәге бульварда музыкант, композитор һәм җырчы, Soundtrack вокаль төркеме җитәкчесе Александр Головин чыгыш ясаячак.

Җәлил мәйданчыгында үткән чыгышлары турындагы фикерләргә караганда, аның монда бик күп сөючеләре бар. Ә Мәдәният сарае мәйданында балалар өчен чираттагы анимацион күңел ачу программасы оештырылачак.

Килегез! Атна буена энергия белән тулыланырбыз!


sarmanovo.tatarstan.ru

24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда җәй дәвам итә! «Татарстанда җәй» һәм «Курше фест» проектлары ярдәмендә Сарман муниципаль районының Сарман авылында Гаяз Исхакый урамындагы йортлар ишегалларында Илдар һәм Альбина Исламовлар концерты узды.   Кичә уңай хис-кичерешләр, матур музыка, җылы атмосфера, тәмле ризыклар бүләк итте! Бу онытылмас бәйрәм өчен артистларга һәм тамашачыларга рәхмәт белдерәбез!


sarmanovo.tatarstan.ru

17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Туфан Миңнуллин паркында» Җәйге кичләр". Сәхнәгә Красновидово авыл җирлегенең иҗат коллективлары чыгачак


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

12
июль, 2025 ел
шимбә

 

Бүген Ләке авылында Питрау билгеләп үтелде.

Халыкны бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов котладылар, иң алдынгыларны бүләкләделәр. Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Ирина Айдар кызы Муллина мәдәният йортына да бүләк ясады. Тантаналы чараны якташыбыз Алмаз Әгъләмов белән авыл мәдәният йорты директоры Римма Антонова алып бардылар.

Бәйрәмдә төрле ярышлар оештырылды: ир-атлар да, хатын-кызлар да себеркесен дә җыйдылар, бер-берсен арбага утыртып та йөрделәр, кул да көрәштерделәр, капчык киеп тә йөгерделәр, гер дә күтәрделәр, таяк та тартыштылар. Келәмдә көрәшчеләр көч сынаштылар. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Якташларын сөендереп, бәйрәмгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев та кайткан иде. Шул ук вакытта катнашучылар «Питрау чибәре» исеме өчен дә көрәштеләр.

Мәйданның бер почмагында машина тартучылар да булды әле! Кыскасы, бәйрәм бик эчтәлекле булды һәм барысының да күңеленә хуш килде.


sarmanovo.tatarstan.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International