«Татарстанда җәй» проекты кысаларында һәр җомга һәм шимбә шәһәрнең иҗтимагый киңлекләре ачык һавадагы концерт мәйданчыкларына әверелә!
Бүген «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Р. Галиев ур., 23 адресы буенча урнашкан ишегалдында «Безнең ишегалды — яхшы күршеләр» бәйрәме узды!
Ел саен августның икенче шимбәсендә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә бүген районның үзәк ял паркында бәйрәм чарасы оештырылды. Актив тормыш алып баручы спортчыларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Хәмбәл улы Гыйльфанов котладылар, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының һәм район Советының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында бу шимбәдә ачык һавада бушлай мастер-класслар узачак!
Бүген бәйрәм чаралары Ленин урамындагы 4 нче йорт ишегалдында узды.
Бүген бәйрәм чаралары Жуковский ур., 10 йортының ишегалдында узды.
Әлмәттә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр тәмамлануга багышланган бәйрәмнәр дәвам итә. Бүген тантаналы чаралар Радищев, 61 һәм Тимирязев, 47 урамнарындагы йортлар ишегалларында узды.
Десантчыларны бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев котлады, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга хәрби комиссариатның бүлек начальнигы урынбасары Камил Нәҗип улы Миңнугулов та кушылды.
Һәлак булган десантчылар истәлегенә игълан ителгән бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр һәм веноклар салу оештырылды.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.
Габдрахман авылы бүген бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә! Йөз ел – ул дата гына түгел, ул бай тарих, берничә буын хезмәте һәм туган җиргә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт билгесе.
Тантаналы чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераны Рәис Асылгәрәй улы Әхмәтшин катнашты. Мөхтәрәм кунаклар авыл үсешенә өлеш керткән гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Тантана халык күңел ачулары белән дәвам итте.
Әлеге чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән узды.
«Каракуз» скверында бер үк вакытта 555 кеше картиналар иҗат итте, яңа рекорд куйды!